Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә эшчәнлекнең иң куркыныч өлкәләрен атадылар

Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү федераль хезмәте Россиядә 2018 елда эшчәнлекнең имгәнүләр алуда куркыныч булган өлкәләре рейтингын төзегән.

Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча федераль хезмәт Россиядә 2018 елда эшчәнлекнең имгәнүләр алуда куркыныч булган өлкәләре рейтингын төзегән. Бу хакта RT хәбәр итә.

Исемлектә беренче урынны төзелеш өлкәсе алган: җитештерүдә һәлак булучыларның гомуми саныннан төзелештә хезмәт куючыларның 21 проценты вафат булган.

Аннан соң эшкәртү производстволары (барлык һәлак булучыларның 17 проценты), авыл һәм урман хуҗалыгы, ау, балык тоту һәм балык үрчетү (13әр процент) тармакларына туры килә. Шулай ук транспортировкалау һәм саклау (12 процент) һәм файдалы казылмалар чыгару (сигез процент) өлкәләре дә имгәнүләр алуда шактый куркыныч булып чыкты.

  • 2018 елда барлыгы 5,4 мең бәхетсезлек очрагы булган. Иң киң таралган сәбәпләр булып, биеклектән егылып төшү, механизмнар йогынтысы, җимерелү һәм транспорт һәлакәтләре тора.

Фото: https://pixabay.com | jarmoluk

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев