Россиядә карабодай һәм шикәр комына бәяләр арткан
Узган айда озак вакыт сакланыла торган азык-төлеккә ихтыяҗ зур булды.
Мартта шикәр комының бәясе 13,5 процентка, ә карабодай 6,2 процентка, ә макарон 2,4 процентка арткан. Бу турыда Росстат мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Узган айда озак вакыт сакланыла торган азык-төлеккә ихтыяҗ зур иде. Аларны коронавирус таралу һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелү сәбәпле алдылар.
«Мартта азык-төлек товарлары арасында шикәр комының бәясе күпкә арткан. Россиянең барлык субъектларында да бәя арту күзәтелгән», — диелгән ведомствода.
«Карабодай 6,2 процентка арткан. Россиянең 32 субъектында карабодай ярмасының бәясе 7 процент һәм аннан да күбрәккә күтәрелгән», диелгән Росстат хәбәрендә.
Фото: pixabay.com
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев