Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә кечерәйтелгән юл билгеләре кую һәлакәтләрнең үсүенә китерергә мөмкин

Яңа ГОСТ буенча 40х40 см һәм хәтта 35х35 см зурлыгындагы билгеләр барлыкка киләчәк.

Кечерәйтелгән юл билгеләре Россиядә юл-транспорт һәлакәтләре артуга китерергә мөмкин. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр дип яза ТАСС.

Элегрәк Росстандартның матбугат хезмәтенә сылтама белән 1 майдан Россиядә шәһәрләрдә кечерәйтелгән юл билгеләрен куярга рөхсәт итүче илкүләм ГОСТ эшли башлый дип хәбәр ителгән иде.

“Әлеге башлангыч илкүләм стандарт РФ территориясендә аны оештырганда мәҗбүри куллану юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган стандартлаштыру документлары исемлегенә кертелмәгән. Аны ирекле куллану юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу куркынычына китерергә мөмкин, дип уйлыйбыз”, - диелә хәбәрдә.

Шул ук вакытта, Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, әлеге башлангыч илкүләм стандартның аерым нормалары юл хәрәкәте иминлеген оештыру өлкәсендә башкаларга, шулай ук Россия ратификацияләнгән юл билгеләре һәм сигналлары турындагы конвенциягә каршы килә.

Сынап карау өчен яңа форматтагы билгеләрне Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Саратовта, Владимирда һәм Калининградта урнаштырганнар. Яңа ГОСТ буенча 40х40 см һәм хәтта 35х35 см зурлыгындагы билгеләр барлыкка киләчәк. Элек юл билгеләре 60х60 см, ә иң кечкенәсе 50х50 см булган.

Фото: Эльвира Мубаракшина (Трудовая слава)

 https://tatar-inform.tatar/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев