Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә коронавирусның тәүлек эчендә теркәлгән яңа очраклары 14 меңнән артып китте

Пандемия башланганнан бирле илдә барлыгы 1 340 409 коронавирус очрагы теркәлгән.

Россиядә коронавирусның тәүлеклек үсеше 14 меңнән (14 231) артып китте. Тулаем алганда, илдә коронавирусның 1 340 409 очрагы теркәлгән. Бу хакта коронавирус таралу белән көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Узган тәүлектә Россиянең 84 төбәгендә COVID-19 инфекциясенең 14 231 очрагы теркәлде, шул исәптән клиник симптомнары булмаган 3585 (25,2 процент) очрак та бар», — диелә хәбәрдә.

Пандемия башланганнан бирле илдә барлыгы 1 340 409 коронавирус очрагы теркәлгән. Үсеш темпы 1,1 процентны тәшкил итә.  

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев