Россиядә кәрәзле телефон номерын паспортка тиңләргә тәкъдим итәләр
Шул хактагы закон проектын РФ Хөкүмәте каршындагы цифрлы икътисадны җайга салу буенча эшче төркем караган.
Россиядә кәрәзле телефон номерын паспортка тиңләштерергә җыеналар. Бу турыда «Ведомости» хәбәр итте.
Шул хактагы закон проектын РФ Хөкүмәте каршындагы цифрлы икътисадны җайга салу буенча эшче төркем караган.
«Элемтә турында»гы законга төзәтмәләрдә универсаль идентификаторлар кертергә тәкъдим ителә. Алар кәрәзле телефон номеры буенча читтән торып хезмәт күрсәткәндә Россия гражданинының шәхесен расларга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: https://pixabay.com | Pexels
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев