Саба таңнары

Россиядә ришвәтнең уртача күләме 145 мең сум тәшкил иткән

Матбугатта шундый санга тап булдым: 2013 елда Россиядә ришвәтнең уртача күләме 145 мең сум тәшкил иткән. Ягъни 2012 ел күр­сәткече белән чагыштырганда ике тапкыр арткан. Хәер, моның ние гаҗәп инде: бар нәрсә дә кыйммәтләнгән заманда ришвәт суммасы гына үзгәрми калмас. Шунысы гына кызык: бу сумманы ничек исәпләп чыгаралар икән? Менә...

Матбугатта шундый санга тап булдым: 2013 елда Россиядә ришвәтнең уртача күләме 145 мең сум тәшкил иткән.

Ягъни 2012 ел күр­сәткече белән чагыштырганда ике тапкыр арткан. Хәер, моның ние гаҗәп инде: бар нәрсә дә кыйммәтләнгән заманда ришвәт суммасы гына үзгәрми калмас. Шунысы гына кызык: бу сумманы ничек исәпләп чыгаралар икән? Менә монысы табышмак. Түрәләр буенча йөреп, кайсының күпме ришвәт алганын сораштырып чыга торганнардыр, дияр идең, кем үзен фаш итсен инде. Гомуми ришвәт суммасын шушы җинаятьне эшләүчеләр санына бүлеп чыгалардыр дияр идең, моңа ачыкланмый калган "төртүләр" кермәячәк. "Акчасыннан тормас идем" дия-дия гаять мөһим тормыш мәсьәләләрен хәл итүчеләр гомумән "судан коры чыгучылар" исемлегендә. Димәк, 145 мең санының чынбарлыктан ерак торганлыгына шикләнмәскә мөмкин. Югыйсә риш­вәт­нең уртача суммасын белү бу афәткә каршы көрәштә зур уңыш булып саналырга тиеш кебек. Ләкин, ни кызганыч, ришвәтчелеккә каршы тору фронтында шундый җитди мәгълүмат билгеле була торып та, уңышка ирешү мәсьәләсендә бер дә алга китеш күренми. Нәкъ менә бәрәңге бакчасындагы билчән инде: бер җирдә тартып өзсәң, тамыры бишкә тармак­лана. Халкыбыз "карга күзен карга чукымый" яисә "Кемнең кулында - шуның авызында" дип беренче тапкыр кайчан әйткәндер, әмма "Тел очындагы балның тәмен татып карамый калу мөмкин булмаган кебек, патшаның милкенең дә бераз күләмдә булса да шул мөлкәткә ия кеше тарафыннан үзләштерелүе табигый нәрсә" дигән канатлы сүзнең казна малына аю мае сөртүнең 40 төрле юлын тасвирлаган борынгы һинд фәлсәфәчесенең авызыннан чыкканлыгы тарихтан яхшы мәгълүм. Ришвәткә Татарстан Рес­­­пуб­ликасының кор­руп­циягә каршы сәясәт стратегиясендә дә билге­ләмә бирелгән. "Корруп­цияне тулысынча җиңеп булмый. Безнең бурыч: аның күләмен сизелерлек киметү", диелә әлеге документта. Ришвәт­че­леккә каршы торуда төрледән-төрле чаралар эшкә җигелә, анысы. Әйтик, 2010 елдан республика районнары сайтларына муниципаль хезмәткәрләрнең еллык керемнәре, милке турында мәгълүмат куелып килә. Әлеге мәгълүматлар Саба районы сайтының (http://saby.tatarstan.ru) "Противодействие кор­руп­ции" бүлегендә урнаштырылган. Кызык­сынган һәр кеше му­ни­ципаль хезмәткәрләрнең керем­нә­ре, милке һәм милек характерындагы йөк­­лә­мәләре турында мәгълүматлар белән таныша ала. Ләкин шунысы гаҗәп: хезмәткәрләрнең эшләп алган еллык хезмәт хакында коррупциянең ни катнашы бар икән? Әлеге мәгълүматлардан чыгып, без муниципаль хезмәткәрнең риш­вәтчеме-түгелме икәнлеге турында берни белә алмыйбыз. Шуңа да карамастан, әлеге сәер практика яшәп килә. Дөрес, үз керемнәрен һәм милкен бөтен халыкка белдертү берәүгә дә ошамас. Тик болар, миңа калса, коррупциягә каршы көрәштә ярдәмче факторлар гына. Бу яман чиргә җирлек бирердәй сәбәпләрне ачыклау һәм шуларга урын калдырмау өчен күп эшлисе бар. З.Хәкимнең "Бармы ришвәткә дәва?" коме­диясендә химия укытучысы Сәйфи хыялланганча, ришвәт алган кешене шундук паралич суктыра торган дару ясасаң гына инде.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: