Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә роуминг өчен түләү бетәчәк төгәл көннәрне билгеле

"Вымпелком", МТС, "Мегафон" август-сентябрь айларында роуминг өчен түләү алуны туктата.

Россиядә телефон операторлары роуминг өчен түләү алуны туктатачак төгәл көннәрне "Ведомости" сайты хәбәр итте.

20 августтан башлап шәһәрара керүче шалтыратулар өчен акча алуны "Вымпелком" туктата. 1 сентябрьдән "Мегафон", МТС операторының 90 проценты өчен роуминг 31 августта, калган 10 проценты өчен 30 сентябрьдә бетәчәк.

2017 елның июлендә ФАС роумингта бәяләрнең нигезсез аермасын бетерү турында күрсәтмә бирде. 2018 елның язында операторлар әлеге хезмәт бәясен бер минутына 5-5,5 сум итеп билгеләгән иде. Мартта МТС, "Вымпелком", "Мегафон" операторларына карата эшләр ачылды, алар август башында тәмамланды. Компанияләрне 1 миллионга кадәр штраф көтә.

Фото: https://pixabay.com | mohamed_hassan

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X