Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә сыекландырылган газда эшли торган беренче теплоход Татарстанда төзелә

Елга теплоходын төзү белән Горький исемендәге Яшел Үзән заводы шөгыльләнә.

Татарстанда сыекландырылган табигый газ белән эшли торган елга пассажир теплоходын төзү эшләре агымдагы елның ахырында тәмамланачак. Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә шул хакта хәбәр итте.

«Сыекландырылган табигый газ белән эшли торган елга пассажир теплоходын төзү – Татарстанда „Ак Барс“ судно төзелеше корпорациясе базасында гамәлгә ашырыла торган мөһим проектларның берсе. Россиядә мондый судноның тиңдәшләре юк», - диде докладчы.

Ленар Сафин сүзләренчә, әлеге судно Казан – Зөя экскурсия маршрутында, шулай ук Казан Кремле янында Казансу елгасы буйлап сәяхәт итү өчен кулланылачак.

Елга теплоходын төзү белән Горький исемендәге Яшел Үзән заводы шөгыльләнә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев