Саба таңнары

Россиядә яңа валюта паникасы оешып килә

24 август аздан гына "кара дү­шәмбе" исеме белән "бүләк­ләнмичә" калды, чөнки доллар һәм нефть тандемының яңа рекордлар куюы нәти­җәсендә Мәскәүдә инде сумнарын долларга алыштыручылар чиратка тезелеп алды. Үзәк банк исә дол­лар­ның рекордлы курсын рәс­ми рәвештә билгеләп куйды: 25 августка ул 70 сум 74 тиенгә тигез. Хәтта үткән елгы декабрь матавыгында...

Реклама

24 август аздан гына "кара дү­шәмбе" исеме белән "бүләк­ләнмичә" калды, чөнки доллар һәм нефть тандемының яңа рекордлар куюы нәти­җәсендә Мәскәүдә инде сумнарын долларга алыштыручылар чиратка тезелеп алды.

Үзәк банк исә дол­лар­ның рекордлы курсын рәс­ми рәвештә билгеләп куйды: 25 августка ул 70 сум 74 тиенгә тигез. Хәтта үткән елгы декабрь матавыгында да доллар рәсми рәвештә мондый югарылыкта бәя­лән­мәгән иде. Запас акчаларын җәй башында долларга әй­ләндереп куючылар тагын бер тапкыр оттылар. Хәзер инде ышанып әйтеп була: илле сумлык доллар тарихта калды, бүтән ул бәя­гә әйләнеп кайтулар "едва ли". Долларның 70 сум­лык бәя­се дә ил хөкү­мәтенең оператив рәвештә тыкшынуы нәти­җәсе генә дип аңларга кирәк, чөнки дү­шәмбе ки­чен­дә Америка кәгазьләре берара 72 сумнан да кыйм­мәтрәк бәя­ләнеп алган иде. Бер Рос­сиядә генә тү­гел, глобаль икътисадның бөтен фронтында да валюталар түнтә­релеше бара бүген. Бу түнтә­релешкә исә Кытай икъти­садының көчле мә­тәл­чек атуы сәбәп булды. Кытай компартиясе финанс базарын тот­рыкланды­рыр­га күп­­ме генә тырышмасын, Күк асты иленең фонд базарында куык­лар көн саен шартлый һәм шиңә. Бу исә бөтендөнья кризисының яңа этабы - бөек үзгә­реш­ләр чоры башлануын хәбәр итә. Бү­ген нефть котировкалары "давыл хәбәр­чесе" ролен уйныйлар.

Аналитик­лар якын арада барреле 25 долларга тиң булган нефть вәгъдә итәләр. Алар­ның фаразлары тормышка ашса, Рос­сия икътисады өчен чын-чынлап "кара көн"­нәр башланачак. Ил хөкү­мәте­нең ел башында икътисад белән кулдан ида­рә итәргә тырышуы бернинди дә уңай нәтиҗәләргә ки­термәде. Икъ­тисад һаман да нефтькә бәйле, бу бәйле­лектән котылу юнә­лешендә бер карыш та алга атланмаган. Пре­зидент киңәшчесе Андрей Белоусов август уртасында ук сумны терәп торырга илнең алтын-ва­люта резервлары җит­мәя­чәк дип белдергән иде. Дөресен ге­нә әйткәндә, ул резерв­лар­ның бөтенләй диярлек юк икәнен оппозицион аналитиклар әллә кайчаннан бирле әйтеп килә­ләр инде, Кремль бары тик бу чынбарлыкны рәсми рәвештә таныды гына. Бу танылу без­гә реаль хезмәт хакла­ры­ның кимүен, бәя­ләрнең яңа үсешен вәгъдә итә. Халык бүген кибетләргә көн­күреш техникасы алырга чи­ратка чыгып чапмас дип ышаныйк, чөнки де­кабрьдә пешкән авыз кашыкны өреп кабарга мәҗ­бүр итә. Ачы тәҗрибә инде акча янчы­ларында калган мескен сумнарны дол­ларга әйлән­дереп мәшә­катьләнү дә ки­рәк­мәвен искәртә. Ипи һәм тозга ди­гән акчаны валютага әй­лән­дерсәң, котылгысыз рә­вештә оттыра­чак­сың, чөн­ки банклар валютаны кыйм­мәткә сата, арзанга сатып алалар. Валюта спеку­ляция­сендә кул җы­лыту өчен долларны матрас ас­тында берничә ай сак­ларга кирәк булачак. Халыкта мон­дый запаслар юк, булганнары банк депозитларында, бу депозитлардагы зур сум­малар­ның ир­тәме-соңмы билгесез вакытка ка­дәр бик­ләнүен кө­тәргә ки­рәк. Шуңа күрә йөз мең­нәрне һәм миллионнарны банк хисабын­нан чыгарыйм дип баручыларга, банкта сабыр итәргә киңәш итсәләр, бер дә гаҗәп­лән­мәгез.

Депозитларны "туңды­ру" да, валюта курсын йө­гәнләп торырга тырышулар да бернинди нәтиҗәләр бир­мәя­чәк. Наполен Бона­парт­ның: "Биеккә күтәрел­гәндә тук­тау җиңел, егылганда туктау мөмкин түгел", - ди­гән сүз­ләренең хак икә­нен тормыш тагын бер кат раслаячак. Кризис үзенең төп ста­диясенә аяк басарга җыена һәм бар халык алдагы айларда Рос­сиядә 1998 елгы де­фолтның җиңелчә кырау гына булганына тө­шенәчәк. Ул чакта совет чоры завод-фабри­калары әле исән иделәр һәм импортны алыштыру дигән пафослы акция­ләрдән башка да алар эшләп киттеләр һәм ике меңенче еллар башына илне кризистан тартып чыгардылар. Әмма Россия белән соңгы ун елда нефть усал шаяртты. Бертуктаусыз үс­кән "кара алтын" бәяләре илне нәрсәдер җитештереп тору мәшә­катеннән азат итте, җитеш­терү цехлары пы­ран-за­ран ките­релде.

Күп­тән түгел генә канализация боҗ­ралары эз­ләп мин районны һәм күр­ше-тирә районнарны йө­­реп чыктым. Әтнә май заводында кус­тарь ысул бе­лән төзелеш материаллары җи­тештереп сатарга азапланып яталар, Яңа Ке­нәрнең кайчандыр бөтен тирә-юньдәге халыкны эш белән тәэмин иткән заводлары ишегалдында кояшта канализация боҗ­расы кип­те­рүче эшмә­кәр­ләр кулына төшкән һәм җи­тештерү цехлары таланган, җимерел­гән. Арчада да күзәтергә мөм­кин мондый хәлне, башка район үзәк­ләрендә дә. Иң аянычы - Россиянең эре сә­нәгать ги­гантларының да күбе­сенең язмышы шундый. Менә шушы җимерек икътисадны аякка бастыру бурычы тора бүген ил алдында.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: