Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә зур шәһәргә күчкән һәр өченче кеше йокысызлыктан интегә

Статистика күрсәткәнчә, илдә 42 миллионга якын кешене йокысызлык борчый.

Йокыны өйрәнү нейротехнология үзәге генераль директоры Илья Блохин Россиядә яшәүче 42 миллионга якын кешенең йокысызлыктан интегүен әйтте. Аларның күбесе мегаполисларда яши. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

«Статистика күрсәткәнчә, ил халкының 30 процентына инсомния өлкәсендә диагноз куярга мөмкиннәр. Нигездә, бу зур шәһәрләрдә яшәүчеләр — индустриаль мохит йокы сыйфатына үз эзен сала», - дип билгеләп үтте Блохин.

Аның сүзләренә караганда, йокы белән проблемалар зур шәһәргә күчкән һәр өченче кешедә барлыкка килергә мөмкин.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев