Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиякүләм конкур ярышлары

2020 нче елның 13-14 март көннәрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы президенты кубогына конкур буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышлар Казан шәһәренең ат спорты манежында үтте. Саратов, Киров, Самара өлкәләреннән, Казан шәһәреннән, шулай ук Марий Эл, Татарстан республикаларыннан барлыгы йөзләп җайдак ярышта катнашты. Ярышта шулай ук “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары да көч сынашты.

“С” төркемендә тренер Ахмитшина Кира  “Эспри” атамалы атта (5 яшьлек атлар)  ике тапкыр беренчелекне алды һәм абсолют чемпион исеменә лаек булды.  “Зурлар” төркемендә (биеклеге 130 см) тренер Ахмитшина Кира “Алина” атамалы атта икенче урынга чыкты,  шулай ук шушы категориядә Байрамова Наталья “Калахан” атамалы атта өченче урынга лаек булды.

“Зурлар”  төркемендә  (биеклеге 140 см) Ахмитшина Кира “Алина” атамалы атта икенче урынга чыкты.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган муниципаль ярышларда гомуми зачетта (биеклеге 110 см)  “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы  Хайбиев Әнис “Атаман” атамалы атта икенче урынга чыкты.

Гомуми зачетта (биеклеге 115 см) Ахмитшина Кира “Колари” атамалы атта шулай ук икенче урынга лаек булды.

Ярышта урын алган барлык спортчыларны котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз!

Мәгълүмат район сайтыннан алынды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев