Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиялеләргә бәхетле булу өчен аена бары тик...

Россиялеләрнең байлык һәм фәкыйрьлек чиген ачыклавы илнең икътисади вазгыятенә бәйле. (Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Россиялеләргә бәхетле булу өчен аена 184 мең сум акча кирәк. Байлык һәм фәкыйрьлек турында илнең икътисади актив 2500 вәкиле фикерен Superjob тикшеренү үзәге өйрәнгән. Быел Россия гражданнарының матди бәхет чиге 2015 елның октябренә караганда 5 процентка...

Россиялеләрнең байлык һәм фәкыйрьлек чиген ачыклавы илнең икътисади вазгыятенә бәйле.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Россиялеләргә бәхетле булу өчен аена 184 мең сум акча кирәк. Байлык һәм фәкыйрьлек турында илнең икътисади актив 2500 вәкиле фикерен Superjob тикшеренү үзәге өйрәнгән.

Быел Россия гражданнарының матди бәхет чиге 2015 елның октябренә караганда 5 процентка арткан, әмма ул 2010 елныкыннан ким, дип хәбәр итә "Башинформ".

Россиялеләрнең байлык һәм фәкыйрьлек чиген ачыклавы, бәхетне акча күләмендә билгеләве илнең икътисади вазгыятенә бәйле. Авыр чакта без азга да риза, ә тормыш яхшырып китсә, өметләр өскә үрмәли, дип раслый аналитиклар.

2010 елда бәхет өчен россиялеләргә аена 188 мең сум, 2014 елда - 173 мең сум, 2015 елның февраль аенда - 162 мең, 2015 елның октябрендә 175 мең сум кирәк булган.

Россиядә хәзерге вакытта фәкыйрь диеп аена 17 меңнән ким акча эшләгән кеше санала. Бай кеше - кереме 463 меңнән артканы.

Мәскәүдә, мәсәлән, фәкыйрьлек чиге - 20 мең, байлык чиге 563 мең санала. Мәскәүлеләр аена 202 меңнән дә ким акча эшләмәгәндә үзләрен бәхетле саный.

Петербургта 18 меңнән ким алучылар фәкыйрь, 417 меңнән башлап керем алучылар бай кеше булып тора. Нева елгасы буенда яшәүчеләргә бәхет өчен акча күбрәк кирәк - 213 мең. Төбәкләрдә фәкыйрьлек чиге булып, 16 мең саналса, бәхет өчен 180 мең сум җитә. Әмма үзеңне бай дип санар өчен аена 450 меңнән артыграк керемең булу кирәк.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев