Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиялеләргә яңадан буш шешәләрне кибеткә тапшырырга тәкъдим итәргә мөмкиннәр

Бушаган савытларны җыю буенча сынау проектын гамәлгә ашыру ел ахырына кадәр башланырга мөмкин.

Сәүдә челтәрләре мәҗбүри тәртиптә кабат полимер һәм пыяла савытларны кабул итә башларга мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Әлеге мәсьәләне Табигый ресурслар һәм экология, Сәнәгать һәм сәүдә, Икътисади үсеш министрлыклары җентекләп өйрәнергә тиеш. «Премьер-министр Дмитрий Медведев аларга шундый йөкләмә бирде. Бу Министрлар Кабинетының Дәүләт Думасындагы хисабы вакытында җиткерелгән тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру планында урын алган», - диелә хәбәрдә.

Хөкүмәт әлеге мәсьәлә буенча Дәүләт Думасына 15 июньгә кадәр үз тәкъдимнәрен җиткерергә тиеш.

Ваклап сәүдә итү компанияләре ассоциациясендә искәртүләренчә, бушаган савытларны җыю буенча сынау проектын гамәлгә ашыру ел ахырына кадәр башланырга мөмкин.

Пыяла савыт җитештерүчеләр ассоциациясе президиумы рәисе Владимир Долгов белдергәнчә, халыкта чүп-чарны аерым җыюга карата кызыксыну уятырга һәм бушаган савытларны кибеткә кире кайтаруны түләүле итәргә кирәк. Юкса, кешеләрдә буш шешәләрне кире илтү өчен стимул булмаячак.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев