Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиянең халык артисты Михаил Асафов вафат

Актер үзенең иҗат карьерасында «День чудесных обманов», «Касатка», «Мера за меру», «Алые паруса» һ.б. спектакльләрдә төп рольләр башкарган.

13 сентябрьдә Россиянең халык артисты, Евгений Евстигнеев исемендәге премия лауреаты Михаил Асафов 67 яшендә вафат булды. Бу хакта Владимир академия драма театры матбугат хезмәте хәбәр итә. Артист белән хушлашу чарасы 17 сентябрьдә Владимир академия драма театрында узачак. Мәскәү художество академия театры мәктәп-студиясен тәмамлаганнан соң, Михаил Асафов 1977 елда Владимир өлкә драма театрында эшли башлаган. Актер гастрольләрдә күп йөргән. Аны Россия һәм БДБ илләренең күп кенә шәһәрләре, шулай ук Чехия һәм Германия тамашачылары яхшы белгән. Актер үзенең 41 елга сузылган иҗат карьерасында «День чудесных обманов», «Касатка», «Мера за меру», «Алые паруса», «Белая болезнь», «Оптимистическая трагедия», «Лес», «Без вины виноватые», «Милый друг», «Мольер» һ.б. спектакльләрдә төп рольләр башкарган. Моннан тыш, Асафов фильм һәм сериалларда да (әйтик, «Пелагия и белый бульдог», «Господа-товарищи») төшкән.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев