Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында муниципалитетларда һәм авыл җирлекләрендә иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше XI конкурсына уңай бәя бирде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Конкурста кемнедер күреп алдылар, кемнедер күрмәделәр - эш хәтта анда да түгел. Бу уңай үрнәк күрсәтү инструменты. Мондый конкурслар - кешеләрнең кәефе дә. Карагыз, безнең районнарда күпме чара узды, кайдадыр балык тоту, кайдадыр уеннар оештырылды. Кабатлап әйтәм, иң мөһиме - безнең кешеләрнең кәефләре», - диде Татарстан Рәисе.

Проект нәтиҗәләре турында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сөйләде. Конкурс комиссиясе 25 кешедән торган, аңа дәүләт органнары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре кергән. Алар 82 чарада булды. 44 муниципаль районда 91 эш, 35 авыл җирлегендә эшләр 10 номинация буенча бәяләнде.

Рөстәм Миңнеханов Яңа ел чаралары кысаларында спорт ярышларын һәм яшьләр чараларын уздыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Соңыннан ул җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.

«Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм Яңа ел чараларын уздыру» номинациясендә Бөгелмә районы, Казанның Совет районы, «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлегенең Үзәк районы, Алексеевск, Апас, Балтач, Биектау, Менделеевск районнары төрле категорияләрдә 1 урын өчен диплом белән бүләкләнде.

«Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм Яңа ел чараларын биш зональ төркем (район үзәкләреннән тыш) җирлекләрдә үткәрү» номинациясендә Чистай районының Чистай авыл җирлеге, Яшел Үзән районының Раифа авыл җирлеге, Кукмара районының Нырья авыл җирлеге, Мамадыш районының Красная Горка авыл җирлеге һәм Бөгелмә районының Карабаш шәһәр тибындагы бистәсе бүләкләнде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-in-yaxsy-yana-el-bizalese-konkursynda-inucelarga-diplomnar-tapsyrdy-5882669

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев