Рөстәм Миңнеханов Путинны туган көне белән котлады
Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга бүген 73 яшь тула
Фото: ТР Рәисе телеграм-каналы
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинны туган көне белән котлады.
«Сезнең ярдәмегез белән Татарстан тарихында якты вакыйгалар күп булды, бар һәм булачагына ышанам», – дип язды республика җитәкчесе үзенең Телеграм-каналында.

Фото: ТР Рәисе телеграм-каналы
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Россиянең көчле лидеры һәм Бөек иле белән горурлана һәм Путинга нык сәламәтлек теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-putinny-tugan-kone-belan-kotlady-5912192
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев