Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын һәм кунакларны Kazan Digital Week форумына чакырды

Киләсе атнада Татарстан башкаласында Kazan Digital Week алтынчы халыкара форумы башлана.

 

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын һәм кунакларны Kazan Digital Week форумына чакырды

Фото: Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында искәрткәнчә, чарада 60 илдән 20 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә 250 компания үзләренең инновацион проектларын тәкъдим итәчәк.

Форум программасына Россия IT-тармагының әйдәп баручы компанияләрен берләштерә торган 100дән артык чара кертелгән. Төп темалар арасында мәгарифне цифрлаштыру, «акыллы шәһәр» концепциясен үстерү һәм цифрлы трансформациянең башка юнәлешләре бар.

Рөстәм Миңнеханов форумның тәҗрибә уртаклашу һәм цифрлы технологияләр өлкәсендәге актуаль тенденцияләр буенча фикер алышу өчен мәйданчык булачагын билгеләп үтте һәм теләгән һәркемне чарада катнашырга чакырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-tatarstan-xalkyn-ham-kunaklarny-kazan-digital-week-forumyna-cakyrdy-5910758

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев