Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ростовтагы татар егете Пензаның татар авылларына экскурсия оештыра

Качкару авылына килгән кешеләр Лермонтов белән бәйле урыннарга да күрә алачак.

Ростов-Дон шәһәрендә яшәүче татар кешесе Әнвәр Носов Пенза өлкәсендәге татар авылы Качкаруга (Кутеевка) экскурсия оештыруы турында хәбәр итте.

«Бер атналык тур вакытында Качкару авылы һәм аның тирәсендәге данлыклы урыннар белән танышырга мөмкин булачак. Алар исемлегенә Лермонтов һәм Белинский утары, Николай II булган урыннар, тирә-яктагы татар авыллары керә. Шулай ук иске йортлар, мәчет белән танышу һәм урманга поход каралган», — диде Әнвәр Носов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Туристлар өчен тору урыны һәм туклану каралган. Туристларның авыл йортында урнаштырылачак һәм өйдә пешерелгән, шул исәптән турны оештыручы Әнвәрнең әнисе пешергән милли ризыклар белән тәэмин ителәчәк. Экстремаль спорт яратучылар өчен елганы кичү һәм атта йөрү мөмкинлеге бар.

«Минем әти-әнием Качкару авылыннан. Шәһәр кешесе авыл рухын тоя алсын өчен экскурсияләр оештырырга булдым», — ди Әнвәр.

http://pnzreg.ru/

Әлегә татар авылына сәяхәт итәргә теләк белдерүче табылмаган. Әнвәр Носов фикеренчә, Сабан туе вакытларында татар авылына һәм Лермонтово авылындагы Тархан музей-комплексына барырга теләүчеләр һичшиксез булачак.

«Шәһәр кешесе тулысы белән татар авылы атмосферасын тоя алачак», -дип белдерде Әнвәр Носов.

Фото: Әнвәр Носов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев