Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роза Сәбитова россиялеләрнең пенсиясен тәнкыйтьләде

Илнең «баш яучысы» һәм «Давай поженимся» тапшыруының алып баручысы Teleprogramma.pro га биргән интервьюсында якынлашып килүче пенсия реформасына карата үз фикере белән уртаклашты.

Роза билгеләп үткәнчә, пенсия турында беренче хезмәт хакыңны алуга уйлана башларга кирәк. Шулай ук ул үзенең пенсия күләмен атады.

— Мин беркайчан да дәүләт ярдәменнән баш тартмадым, әмма беркайчан да ул ярдәмне көтеп тә утырмадым. Мин үзем пенсионер, 14000 сум пенсия алам. Бу көлке! — ди Сәбитова.

57 яшьлек алып баручы үзенең бай тормышта яшәргә күнегүе турында белдерде.

«Бәлки, бу акчага кемдер яши дә аладыр… Ләкин мин бай яшәргә күнеккән, комфортны яратам. Шуның өчен дә 18 яшьтән тырышам, эш минем өчен — тормышның мәгънәсе. аякларым йөреп торганчыга кадәр эшләячәкмен, билгеле. Яки акылдан язганчы… Мин инде 80 нче елларда ук үзеңә һәм гаиләңә генә таянырга кирәклеген аңладым. Үсеп җиткәч, үземә кыен булмасын өчен, балаларга яхшы белем бирдем», — дип сөйли Сәбитова.
Фото: скриншот инстаграм

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев