Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әрсезлек - ярты бәхетме?

Әрсезлек - ярты бәхет дигән сүз бар. Чыннан да, җәмгыятьтә кемнәрдер үзләрен бик әрсез тота, ә кемнәргәдер ул, киресенчә, җитеп бетми кебек. Бу турыда Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин ни уйлый? "Матбугат.ру" өчен Габдерәхим белеште.

Менә ни диде Нурулла хәзрәт:

- Әрсезлек үзенә күрә чыннан да файдалы әйбер дип санарга мөмкин. Әмма һәр нәрсәнең урыны һәм чамасы бар. Мәсәлән, әрсезлек ул яхшы эшләр эшләгәндә файдалы булырга мөмкин. Әмма әрсезлек ул оятсызлыкка әйләнмәскә тиеш. Шулай ук әрсезлек әдәпсезлеккә әйләнмәскә тиеш. Әрсезлекне дөрес итеп файдалана белергә кирәк. Тормыш өчен, яшәр өчен. Ә артык оялчанлык, киресенчә, зыянлы булырга мөмкин. Эш эшләгәндә кыю булмау, артык оялу синең эшеңне тоткарларга мөмкин.

Фото: https://pixabay.com | Prettysleepy2

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев