Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәшит һәм Ирек Кәримовларның якты истәлегенә балыкчылар ярышы узды

Шәмәрдән балыкчысы Анатолий дәдәй кайнар суга тыгып алсаң, тәңкәсе бик тиз төшә, дип серләрен өйрәтсә дә, хәйран кыштырдарга туры килде. Шулай да, кыздырып, табынга куйгач, ялт итте бер табак балык. Тәме телеңне йотарлык! Рәхмәт яусын үзләренә! Көн озын юкка гына боз тишегенә карап утырмыйлар икән. 11 гыйнвар көнне дә салкынлык...

Шәмәрдән балыкчысы Анатолий дәдәй кайнар суга тыгып алсаң, тәңкәсе бик тиз төшә, дип серләрен өйрәтсә дә, хәйран кыштырдарга туры килде. Шулай да, кыздырып, табынга куйгач, ялт итте бер табак балык. Тәме телеңне йотарлык! Рәхмәт яусын үзләренә! Көн озын юкка гына боз тишегенә карап утырмыйлар икән. 11 гыйнвар көнне дә салкынлык та куркытмаган, бер төркем булып "чәчелгәннәр" Нырты күленә. Мәрхүм балыкчылар Рәшит һәм Ирек Кәримовларның якты истәлегенә районыбыз балыкчылары ярышты ул көнне. Ярышның төп иганәчесе дә кызы - Рәмзия Зарипова. Балыкчыларга махсус грамоталар да әзерләгән.

- Безнең әти дә, Ирек абый да гомер буе балык тотты. Бик яраталар иде табигатьне. Абыем вафат булган көндә, балыкчы дусларын шулай күлгә җыеп, ярыш оештырабыз. Идеямны танылган балыкчы Хәниф Тимербаев хуплап алды, оештыру эшләре белән ул йөри, - ди ул. (Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

Зәмирә Сәмигуллина.












Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев