Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәшит Заһидуллин Тинчурин театрының баш режиссеры вазифасыннан китәргә мөмкин

Рәшит Заһидуллин Тинчурин театрында 1993 елдан бирле эшли.

әшит Заһидуллин бу атнада Тинчурин театрының баш режиссеры вазыйфасыннан китәргә мөмкин. Бу мәгълүмат “Татар-информ”га үз чыганаклары аша билгеле булды.

"Татар-информ" чыганагы хәбәр итүенчә, Рәшит Заһидуллинны эштән китүе хакында документ белән таныштырганнар. Баш режиссер вазифасына кем киләчәге хәбәр ителми. 

Әлегә бу хакта рәсми мәгълүмат бирелмәде, театр җитәкчелеге тарафыннан хәбәр шәрехләнмәде. 

  • Рәшит Заһидуллин Тинчурин театрында 1993 елдан бирле эшли. Тинчурин театры сәхнәсендә Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур», Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», Таҗи Гыйззәтнең «Башмагым», Б.Брехтның «Кураж ана һәм аның балалары», Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин», Туфан Миңнуллинның «Төш», Мирсәй Әмирнең «Гөлшаян», Шекспирның «Гамлет» һәм башка спектакльләрен сәхнәләштерде. Театрның үткән сезоны Таҗи Гыйззәт пьесасы буенча куелган «Башмагым JAZZ» музыкаль спектакле белән ябылды.

Фото: Рамиль Гали/архив

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев