Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәсим Низамов: “Беркайчан да “Мин!” – дип кычкырып йөрмәдем”

- Рәсим, көчле конкуренция заманында эстрадада үз тамашачыгызны саклап калу өчен ниләр эшлисез? - Хәзер җырчылар да, җырлаучылар да күп. Бүгенге яшьләр, белеме бармы-юкмы, сәхнәгә ыргыла. "Сәхнә - ул матур тормыш, сиңа халык кул чаба", - дип, җиңел якларын гына уйлап, шушы юлны сайлый. Әйе, күренергә, танылырга була, әмма үз...

- Рәсим, көчле конкуренция заманында эстрадада үз тамашачыгызны саклап калу өчен ниләр эшлисез?

- Хәзер җырчылар да, җырлаучылар да күп. Бүгенге яшьләр, белеме бармы-юкмы, сәхнәгә ыргыла. "Сәхнә - ул матур тормыш, сиңа халык кул чаба", - дип, җиңел якларын гына уйлап, шушы юлны сайлый. Әйе, күренергә, танылырга була, әмма үз урыныңны саклап, тотып калу - иң авыры. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәкме? Җырчы һәрчак эзләнүдә булырга тиеш. Төгәл 20 ел сәхнәдәмен, элекке иҗат белән бүгенгесен чагыштырсаң, күпкә аерыла, тәҗрибә тупланганы сизелә. Җырчы нәкъ спортчы кебек, һәрдаими шөгыльләнеп торырга тиеш.

- Популярлык төшкәне сизеләме?

- Һәр җырчының үз вакыты, аны файдаланып калырга кирәк. Баш әйләндерерлек популярлык ул күп дигәндә 5-6 ел дәвам итә. Минем иҗатка килгәндә, андый чор 1998-2005 елларга туры килде. Əмма мин үз юлымны беләм. Аллага шөкер, әле дә тамашачы ихтирам итә, мин канәгать.
Бүген җырчылар, популярлык арттырам дипме, көн-төн социаль челтәрләрдә утыра. Бу - кирәгеннән артыгы дип әйтер идем. Синең кая барганың, кемне күргәнең, нәрсә ашап-эчкәнеңне фотога төшереп элүдән генә популярлык артмый, аның белән чамасын белеп мавыгырга кирәк, минемчә.Тамашачы "туйдырды!" дип әйтерлек булмасын.

- Җыр гына ашатамы сезне? Əллә инде башка тармакта да шөгылегез бармы?

- Əйе, хәзер башка шөгыльсез дә булмый. Берничә өлкәдә үз эшем бар, әмма аның нечкәлекләре укучыларга кызык булмас, чөнки мин аларга җырчы буларак таныш.

- Йөзләгән башка җырчыдан нәрсә белән аерылып торасыз?

- Беркайчан да "Мин!" - дип кычкырып йөрмәвем белән.

- Танылган булуның тискәре ягы бармы?

- Кайчак кибеттә йөргәндә сиңа төртеп күрсәтәләр дә, читен булып китә. Кеше карашыннан качып, рәхәтләнеп ял итәсе килә...

  • Гаиләсе белән

- Мөгаен, сезнең тамашачы - өлкән буын вәкилләредер?

- Араларында яшьләр дә бар. 90нчы елларда туганнар - алар башка тәрбия алган. Тарих эзе ул тәрбиядә чагыла: СССР таркалуы, идеология юкка чыгуы... 25-35 яшьтәгеләр - алар һәрвакыт эзләнүдә: бүген алар синең концертыңа килә, иртәгә - башка кешенекенә... Төп һәм тугры тамашачым - ул 40 яшьтәге һәм аннан өстәгеләр, Совет мәктәбен алганнар синеке генә булып кала белә. Андыйлар бар, Аллага шөкер.

- Балаларыгыз зур үскәндер инде?

- Хатыным Энҗе белән 1996 елдан бирле бергә без. Ике улыбыз үсә. Рузәлгә 19 яшь, Казанның Төзелеш университетында укый. Равилгә - 9, өченче сыйныфны тәмамлады. Җырның нәрсә икәнен алар да белә: Рузәл музыка мәктәбен тәмамлады. Минем гел юлда, гастрольдә булуымны күреп үскәнгәме, аларда минем һөнәрем артык кызыксыну уятмый, артист булырга теләкләре юк.

- Гаиләдә тәрбия эше күбрәк кем өстендә?

- Бертигез. Усаллык белән генә баланы акылга утыртып булмый. Иң мөһиме - гаиләдә әти сүзе ахыргысы булырга тиеш. "Әтиең нәрсә әйтә?", "Әтиеңнән сора" кебек сүзләр еш яңгырасын. Бездә тәрбия аңлату формасында гына бара, каеш күрсәткән булмады. Каникуллар вакытында авылга кайтарырга тырышам, бераз хезмәт тәрбиясе дә алсыннар дим. Тик хәзер авылда да тормыш җайланды, без үскәндәге кадәр эш юк.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев