Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәссам Илгиз Ханов татар телен төнлә өйрәнә башлаган

Ике янәшә буын үз телендә сөйләшми икән, димәк милләт тә юкка чыгарга мөмкин, дип саный Мәскәүдә ярты гасыр яшәгән рәссам.

Мәскәүдә ярты гасыр яшәгән рәссам Илгиз Ханов татар телен төнлә өйрәнә башлаган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә рәссам-скульптор, Г.Тукай премиясе лауреаты Илдар Хановның энесе Илгиз Ханов үзе хәбәр итте.

“15 яшемнән Мәскәүдә яшәдем, - ди Илгиз Ханов. - Анда татарларга карата мөнәсәбәт бик үк уңай дип әйтә алмыйм. Татарстанга кайтып төпләнгәч, русларга "протест" йөзеннән, Казан ханлыгы идарәчесе Сөембикә картиналарын иҗат иттем. Бер ел дигәндә 40 Казан чибәрен киндергә төшердем. Моннан ике ел элек Сөембикә образы белән ныграк кызыксына башладым. Борынгы риваятьләр буенча, ул манарадан сикерә.

Мин бу риваятьне киңәйтеп карап, татарның инкыйразы (геноцид) хакында уйланам. Казанда татарча сөйләшүчеләр юк дәрәҗәсендә. Әти-әни белән бала чакта татарча сөйләшә идек. Ә хәзер менә телне яңадан өйрәнә башладым. Төннәремне тел өйрәнүгә багышлыйм.Тел бетсә, милләт тә юкка чыгачак. Ике янәшә буын үз телендә сөйләшми икән, димәк милләт тә юкка чыга ала. Россия армиясенә яхшы солдатлар гына калыр, дип куркам”.
 

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев