Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәссам Николай Фешинның картинасын өч миллион долларга сатканнар

Танылган рәссам 1917 елда «Ханым маникюр ясый. Жиро туташ портреты» картинасын иҗат итә.

Казанда туып үскән Россия-Америка галиме Николай Фешинның «Ханым маникюр ясый. Жиро туташ портреты»н Christie’s аукционында 2,3 млн фунтка (якынча 3 млн доллар) сатканнар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Аукционда әлеге эш «Фешинның талант һәм техника квинтэссенциясе булып тора», дип билгеләгәннәр. Картина «1917 елда, Россия тарихы иң радикаль рәвештә үзгәргәндә» язылган, дип өстәп әйткәннәр Christie’s матбугат хезмәтендә.

Билгеле булганча, революция Россия тарихы барышын гына түгел, Николай Фешинның язмышын да үзгәртә, ул аны 1923 елда эмиграциягә этәрә.

Башта экспертлар рәссам гаиләсе аукционга куйган портрет бәясен 2-3 млн фунтка бәяләгән, бу 2,6-3,8 млн долларга туры килә.

Фото: соцсети

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев