Саба таңнары

Рөстәм Фәссахов: «Аллергияне дәвалап була»

Табигать уянды, яшеллеккә, чәчәккә күмелде. Тик аллергия белән интегүчеләр өчен бу бер дә рәхәт вакыт түгел. Яз-җәй чорында әлеге авырудан интегүчеләр саны елдан-ел арта бара. Аны дәвалау турында без Роспотребнадзорның Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры, Татарстанның баш аллергологы, медицина фәннәре докторы, профессор Рөстәм Фәссахов белән сөйләштек. - Рөстәм...

Табигать уянды, яшеллеккә, чәчәккә күмелде. Тик аллергия белән интегүчеләр өчен бу бер дә рәхәт вакыт түгел. Яз-җәй чорында әлеге авырудан интегүчеләр саны елдан-ел арта бара. Аны дәвалау турында без Роспотребнадзорның Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры, Татарстанның баш аллергологы, медицина фәннәре докторы, профессор Рөстәм Фәссахов белән сөйләштек.
- Рөстәм әфәнде, соңгы елларда аллергиклар саны артты. Моны ничек аңлатырга була?
- Сәбәпләре күп. Бу авыру дөнья буенча бик киң таралган, еш кына аны цивилизация авыруы дип тә атыйлар. Тормыш алып бару рәвешенең дә йогынтысы зур. Аннары, гигиена да тәэсир итә. Бүгенге көндә кеше артык чиста, стериль шартларда яши, ә иммун системасы, мәгълүм булганча, микробларга каршы көрәшеп ныгый. Микроблар азайган саен, иммун системасының көрәшү көче дә кими.
- Бу авыруны дәвалап буламы?
- Аллергияне дәвалауның өч юлы бар. Беренчесе - аллергияне кисәтү. Әйтик, нинди дә булса даруга аллергия булса, без ул даруны кабул итмибез, сыер сөтенә икән, аны эчүне туктатабыз, үсемлекләр серкәсенә икән - чәчәк ату вакытында ял алып, башка төбәккә китәбез, шуның белән аллергия барлыкка китерүче нәрсәләрдән ераграк торабыз. Икенче ысул - симптомнарны дәвалау, ягъни антигистамин препаратлар куллану. Өченче юл - аллергеннар кулланып, тулысынча дәвалану. Бу специфик иммунотерапия дип атала. Аллерген дозаны кешегә акрынлап арттырып кертәләр һәм берникадәр вакыттан соң иммун системасы аллергенга күнегә, шуның белән авыру да юкка чыга. Бүгенге көндә бу иң кулай дәвалау ысулы. Специфик иммунотерапия ярдәмендә өй тузанына, үсемлекләр серкәсенә аллергияне дәвалап була.
- Авыл халкы аллергиядән сирәгрәк интегә дигән сүз дөресме?
- Бу, чыннан да, шулай. Ләкин терлек йонына аллергия булганнарга, әлбәттә, авылда, киресенчә, авырга туры килә.
Ә өлкәннәр белән балаларны чагыштырсаң, ризыкларга аллергия балаларда ешрак күзәтелә. Бүгенге көндә ризыкларда төрле өстәмәләр күп, авыруны шулар барлыкка китерергә мөмкин. Ә менә олылар күбесенчә тузанга, даруга аллергиядән интегә.
- Аллергиядән интегүче кешегә табибка мө­рәҗәгать итү кирәкме, әллә инде даруханәдән нинди дә булса препаратлар алып куллану да җитәме?
- Әлбәттә, табибка мөрәҗәгать итәргә ки­рәк. Беренчедән, кеше үзенә­үзе аллергия куя алмый, аллергия дип билгели дә алмый. Еш кына аллергия билгеләре гади салкын тию билгеләренә охшаш. Аннары, даруханәләрдәге рецептсыз җибәрелә торган препаратлар исемлеге бик тар, алар җиңел очраклар өчен каралган. Гомумән, даруны белмичә куллану хәлне авырайтырга мөмкин. Аллергология, фән буларак, Казанда туган. Республикабызда иллеләп белгеч бар, Россиянең башка бер төбәгендә дә шуның кадәр аллерголог юк. Казаннан башка Яшел Үзәндә, Түбән Камада, Чаллыда, Бөгелмәдә һәм Әлмәттә белгечләребез бар. Шуңа да иң мөһим киңәш - үз аллергологыңны табу. Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, кирәкмәгән диеталарда утырмаска, ә белгечкә мөрәҗәгать итеп, аның киңәшләрен үтәргә кирәк.
Аллергияне җиңелрәк кичерү өчен биш киңәш
1) Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә. Аллергологка барып җитә алмасагыз, һич югы терапевт, бала авырса, педиатрга күренергә кирәк. Табиб чәчәк ату чорын җиңелрәк кичерү өчен дөрес дәвалану язачак.
2) Вакытлыча чит җиргә китеп торырга. Аллергикларга отпуск вакытын аллергия булган үсемлекләр чәчәк ату чорына туры китереп планлаштырырга һәм кая да булса китеп торырга киңәш ителә.
3) Антигистамин препаратлар алып куярга. Бүгенге көндә даруханәләрдә рецептсыз гына җибәрелә торган мондый препаратлар шактый күп. Әмма бу очракта медикаментлар составы белән танышырга кирәк. Чөнки аларның кайберләрендә транспорт чарасын йөрткәндә кабул итәргә ярамаган компонентлар, әйтик, супрастин яки димедрол бар. Ә алар исә машина йөртүченең реакциясен киметә.
4) Дарулар кабул иткәндә, алкоголь эчемлекләре эчәргә ярамый! Бу бик куркыныч. Дарулар эчкәндә спиртлы эчемлекләр куллану авыруның хәлен авырайтачак кына.
5) Урамга сирәгрәк чыгарга. Бер-ике атнага булса да түзәргә кирәк. Тәрәзәләрне ачмагыз, ачасыз икән, ике кат марля элегез һәм аңа ешрак су сибеп торыгыз.
«События» электрон газетасыннан.
Шәһри Казан

Реклама

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: