Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Германиядә халыкара күргәзмәдә авыл хуҗалыгы техникасының яңа үрнәкләрен карады

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «DLG басу көннәре-2016» авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «DLG басу көннәре-2016» (немец авыл хуҗалыгы бергәлеге) кысаларында авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Күргәзмә Хасфурт шәһәреннән ерак түгел Мариябургхаузен утарында урнашкан.

Искәртеп үтәбез: Рөстәм Миңнеханов 14 июньнән 2 көнлек сәфәр белән Германиянең Бавария Федераль җирендә.

Татарстан Республикасы Президенты белән күргәзмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Германиядә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының сәүдә-икътисади вәкиле Таһир Гатауллин, «Ак Барс» Банк» ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, «Ак Барс» ХК» ААҖ генераль директоры Иван Егоров, «Казан ярминкәсе» генераль директоры Лев Семёнов һәм башкалар булды.

Бу күргәзмә Германиядә ике елга бер мәртәбә уза. Быел үз казанышларын Германиянең һәм башка илләрнең 300 компаниясе, берләшмәсе һәм оешмасы күрсәтәчәк.

Татарстан Республикасы делегациясен DLG вице-президенты Филип Шульце Эскинг сәламләде. Ул үзе 2015 елда Казанда булган. Аннары Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары күргәзмә экспозициясе белән таныштылар. Аерым алганда, аларга "Bogballe" компаниясенең инфракызыл (ИК) датчиклар һәм компьютер белән җиһазландырылган чәчү техникасы күрсәтелде, болар үсемлекнең кайсы үсеш фазасында булуын һәм күпме ашлама кирәклеген билгели.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Европа Союзының Халыкара кооперация мәсьәләләре департаменты дәүләт киңәшчесе Мартин Шусслер әңгәмә кордылар. Мартин Шусслер, Германия белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек потенциалы зур, дип белдерде, аерым алганда, урман хуҗалыгы өлкәсендә һәм орлык фондын үстерү мәсьәләләре буенча. Рөстәм Миңнеханов аны 2016 елның 29 июнендә Татарстан Республикасының Лаеш районында узачак «Басу көннәре» чарасына чакырды.

Штутгарт шәһәренең Хохенхайм университеты студентлары үз эшләнмәләрен - авыл хуҗалыгында файдалану өчен автоном робот презентацияләделәр. Рөстәм Миңнеханов аны караганнан соң, Германиягә «DLG басу көннәре» күргәзмәсенә шундый проектлар әзерләүче яшь инженерларны җибәрергә тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары шулай ук "Агростандарт" компаниясе (Краснодар шәһәре) күргәзмәсе белән дә танышты, анда авыл хуҗалыгында кулланылучы төрле технологияләр куелган иде.

Азакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов DLG (немец авыл хуҗалыгы бергәлеге) компаниясе җитәкчесе Райнхард Россберг белән очрашты. Россберг әфәнде, Рөстәм Миңнехановны сәламләп, DLG (немец авыл хуҗалыгы бергәлеге) компаниясе тарихы турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, бодай уңышын 120 ц/га, рапсны 70 ц/га җиткерә торган яңа технологияләр белән танышу бик мөһим.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев