Рөстәм Миңнеханов интернетка оныгының фотосын куйган
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagramдагы сәхифәсенә оныгы Адриананың фотосын урнаштырган. Татарстанлылар Адрианага комментарийлар да калдырырга өлгергәннәр. Кемдер аны фәрештәгә тиңли, кемдер сабыйны әтисе Иреккә охшата, изге теләкләр теләүчеләр дә байтак. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнехановның оныгы узган елның декабрендә дөньяга килде. Ул - Рөстәм Миңнехановның авиакатастрофада һәлак булган улы...
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagramдагы сәхифәсенә оныгы Адриананың фотосын урнаштырган. Татарстанлылар Адрианага комментарийлар да калдырырга өлгергәннәр. Кемдер аны фәрештәгә тиңли, кемдер сабыйны әтисе Иреккә охшата, изге теләкләр теләүчеләр дә байтак.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнехановның оныгы узган елның декабрендә дөньяга килде. Ул - Рөстәм Миңнехановның авиакатастрофада һәлак булган улы Ирекнең кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев