Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов киткәч Татарстан президенты кем булыр? [cәясәтче язмасы]

Татарстанда биштаҗлы хакимият… Еш кына башка шундый уйлар килә. Татарстанда президент - Миңнеханов, парламент спикеры - Мөхәммәтшин, премьер-министр - Халиков һәм дәүләт киңәшчесе - Шәймиев. Идарә итә торган үзенчәлекле бишпочмаклык килеп чыга. Билгеле булганча, Татарстанда Дәүләт киңәшчесе статусы гомерлек. Хәзерге вакытта Русиядә өч срок рәттән президент булып сайлана алу мөмкинлеге...

Фантазиябезне эшкә җигеп, 2018 елда Русияне башка кеше җитәкләр дип уйлыйк. Ул Медведев кебек үз командасын туплый башлар. 2008-2012 еллар аралыгынада Дмитрий Медведев 50% тан артык төбәк башлыкларын алмаштырды. Шул исәптән, Лужков, Рәхимов, Россель, Шәймиевне. Әлеге эш аларның авторитет һәм эшләгән эшләренә карап башкарылмады.

2020 нче елда Рөстәм Миңнехановның президентлык срогы тәмамлана. Русиянең яңа президенты аны бик үк лояль дип тапмыйча, яңа кеше куюны кирәк санар, дип алыйк. Мәсәлән, хәзерге вакытта президент
аппараты башлыгы, Татарстанның элекке эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровны. Менә дигән кандидатура!

Бу очракта Миңнехановка яңа урын эзләргә кирәк булачак. Аңа федераль дәрәҗәдәге берәр пост тәкъдим итәчәкләр, әлбәттә. Мәскәүдән андый чакырулар инде булган да иде: аны авыл хуҗалыгы министры булырга да, Сурков урынына инновацияләр буенча вице-премьер булырга да дәштеләр. Әмма Миңнеханов Мәскәүгә "күтәрелү" политик статусның төшүенә китерүен аңлаган хәлдә бу тәкъдимнән баш тартты.

Тәҗрибә дә Казаннан Мәскәүгә китүчеләрнең дәрәҗәләре дә, үзләре дә югалуга китерүләрен күрсәтә. Димәк, югарыда әйтелгән хәл чыннан да була калса, республика чикләрендә плацдарм эзләргә кирәк булачак. Тик менә кечкенә генә киртә: 65 яшьтә премьер булып, техник функцияләр башкарып утыруны Миңнеханов кирәк дип тапмас. Чөнки ул әлеге посттан киткәннән соң бар нәрсәне прзидент хәл итә башлады. Яңа президент та 2008-2012 еллардагы кебек премьер-Путин һәм президент-Медведев очрагы кабатлануын теләмәс.

Тагын 20 ел дәвамында Фәрит Мөхәммәтшин биләгән Дәүшура (парламент) рәисе урыны бар. Мөхәммәтшинга тиздән 70 тула, яңа срокка ул инде калмас. Бу урынга эшләр өчен парламентка сайланырга кирәк, ләкин моны кыска арада эшләү авыр.

Дәүләт киңәшчесе урыны кала. Ләкин бу статус гомерлеккә Миңтимер Шәймиевка беркетелгән. Ике дәүләт киңәшчесе була алмый бит инде?!

Монда кызыклы бер деталь бар: 2010 елда дәүләт киңәшчесе турындагы закон ашыгыч рәвештә язылды, өлгермәбез дип курыктылар. Хакимиятнең спецификасы шундый: биш кенә минутка да "югары"дан төшмәскә. 1999 елда президентлык постына дәгъва кылган Лужковны ул мэрлыктан киткәч оныттылар. Юрий Михайлович кепкалы гади умартачы булды. Гади умартачы түгел әлбәттә, бай умартачы.

Барлык проблемалардан да чыгу юлы булган кебек, бу очракта да ул юк түгел. Моның өчен нибары Татарстан конституциясенә төзәтүләр генә кертергә кирәк. Вице-президент вазыйфасын барлыкка китерергә мәсәлән. Бу очракта кыенлыклар тумас инде. Шул вакытта хакимият бишпочмаклы булачак. Йолдыз кебек. Башкача әйтсәк, пентакль. Әле заманында Пифагор үзе мондый йолдызны математик камиллек дип атаган бит.

Руслан Айсин, сәясәтче

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев