Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәге һәрберебездән тора”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына бүгенге еллык юлламасын: «Хөрмәтле депутатлар, хөрмәтле ватандашлар!» - дип татарча эндәшеп, беренче булып Татарстан өчен быелгы иң әһәмиятле вакыйгаларны барлаудан башлады. Алар: Спортның су төрләре буенча дөньямпионаты, 2019 елда WorldSkills - эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатын үзебездә үткәрү хокукын яулау һәм Президент сайлаулары. Президент...



Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына бүгенге еллык юлламасын: «Хөрмәтле депутатлар, хөрмәтле ватандашлар!» - дип татарча эндәшеп, беренче булып Татарстан өчен быелгы иң әһәмиятле вакыйгаларны барлаудан башлады.

Алар: Спортның су төрләре буенча дөньямпионаты, 2019 елда WorldSkills - эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатын үзебездә үткәрү хокукын яулау һәм Президент сайлаулары.

Президент сүзләренчә, Татарстанда күп кенә өлкәләрдә - нефть табу һәм эшкәртүдә, машина төзелешендә, мәгълүмати технологияләрдә яңа алымнар куллана. Ил картасында быел өр-яңа шәһәр - Иннополис барлыкка килде. Казан Россиянең спорт башкаласы исемен тагы да ныгытты. Тарихи-мәдәни мирасны торгызу өлкәсендә җитди адымнар ясалды.

- Республика казанышлары - барлык татарстанлыларның хезмәт нәтиҗәсе. Моның өчен барыгызга да рәхмәт! - диде Президент.

Юллама башында республиканың 2030 елга кадәр исәпләнгән социаль-икътисади үсеш стратегиясе телгә алынды. Аның нигезендә, беренче чиратта, кеше капиталы, кешеләргә яшәү һәм эшләү өчен кулай шартлар тудыру.

- Стратегия ярдәмендә без, киләчәккә үрелеп кенә калмыйча, дөньякүләм трендларны, төбәкнең үзенчәлеген һәм уникаль тарихи-мәдәни мирасны исәпкә алып, аны үзебез формалаштырабыз. Социаль-сәяси тотрыклылык һәм җәмгыятьтә бердәмлек сакланганда, иң катлаулы мәсьәләләрне дә хәл итеп була, - диде президент.

Милләтара һәм динара бердәмлеккә дә басым ясалды. Аеруча зур игътибар Бөтендөнья татар конгрессына, Рус милли-мәдәни берләшмәсенә, Татарстанның халыклар ассамблеясенә бирелә. Казан, Чаллы, Тәтеш, Түбән Кама, Менделеевск һәм Нурлатта Халыклар Дуслыгы йортлары эшли, озакламый тагын икесе Лениногорск белән Алабугада ачылачак.

- Безнең өчен тагын бер бик мөһим сорау - милли белем бирүне киңәйтү, милли мәдәниятләргә ярдәм итү, туган телне саклау һәм үстерү. Моңа аеруча игътибар бирергә, бу өлкәдә эшләвебезне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк.Тел - милләтне берләштерә, халыкның бөтен рухи байлыгын туплый, аның тарихи хәтерен ныгыта, - дип татарча әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстан 140тан артык ил белән хезмәттәшлек итә. Республика икътисадына җәлеп ителгән чит ил инвестицияләре күләме соңгы биш елда 7 миллиард долларга җиткән. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов, Болгар белән Зөя музей комплексларының мөмкинлекләре тиешенче кулланылмавын искәртеп шелтә дә белдерде. Димәк, туризм буенча Дәүләт комитетына эшлисе дә эшлисе әле. Россия төбәкләре белән активрак хезмәттәшлеккә дә чакырды Татарстан Президенты.

Сәнәгать, фән, кече һәм урта эшмәкәрлек, авыл хуҗалыгы - президент игътибарыннан яшәешнең бер өлкәсе дә читтә калмады.

- Безнең бурыч - авыл кешеләренә тигез, лаеклы яшәү шартлары булдыру. Республика халкының дүрттән бер өлеше авылларда яши. Алар милләтебезнең гореф-гадәтләрен, иң күркәм сыйфатларын саклауга бик зур өлеш кертә, - дип кабат татарча әйтте Татарстан лидеры.

Рөстәм Миңнеханов юллама ахырында әйткәнчә, республиканың бүгенгесе һәм киләчәге һәрберебездән тора. Татарстан - мөмкинлекләр мәйданы. Бөтен нәрсә безнең кулда.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев