Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов 2017 ел губернаторлары милли рейтингы беренче унлыгына кергән

Рейтинг лидеры булып Төмән өлкәсе башлыгы Владимир Якушев танылган, аннан соң Белгород өлкәсе губернаторы Евгений Савченко тора.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “2017 ел губернаторлары милли рейтингы” нәтиҗәләре буенча сигезенче урынны яулаган.

Рейтинг лидеры булып Төмән өлкәсе башлыгы Владимир Якушев танылган, аннан соң Белгород өлкәсе губернаторы Евгений Савченко тора. Лидерлар өчлеген Ямал-Ненецк автономлы округы җитәкчесе Дмитрий Кобылкин йомгаклый.

Дүрттән җидегә кадәр булган урыннарны Мәскәү мэры Сергей Собянин, Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин, Воронеж өлкәсе башлыгы Алексей Гордеев һәм Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко яулаган.

Рейтинг “Рейтинг” мәгълүмат коммуникацияләр үзәгенең 2017 елда Россия төбәкләре башлыклары эшчәнлегенә бәяләмәләр нәтиҗәсендә төзелгән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев