Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Абай Кунанбаевның 175 еллыгы уңаеннан флешмобта катнашты

Татарстан Президенты бөек казах шагыйре, композитор һәм мәгърифәтченең шигырьләрен укыды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов казах язма әдәбиятына нигез салучы, шагыйрь һәм фикер иясе Абай Кунанбаевның тууына 175 ел тулу уңаеннан флешмобта катнашты. ТР Президенты видеоязмасын Instagram социаль челтәрдә үз битендә бастырды.

«Мин бик теләп дустым – Көнчыгыш Казахстан өлкәсе хакиме Даниал Кенжетаевич Әхмәтовтан эстафетаны кабул итеп алам һәм аны Казахстан Республикасында яшәүче татар диаспорасына тапшырам», - диде ул.

2020 елда казах шагыйре, композитор һәм мәгърифәтче Абай Кунанбаевның тууына 175 ел тула. Аны казах язма әдәбиятына нигез салучы һәм аның беренче классигы дип саныйлар.

Кунанбаев юбилее уңаеннан социаль челтәрләрдә флешмоб башланды, анда катнашучылар классикның шигырьләрен һәм җырларын башкара. Флешмобка Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаев, җырчы Димаш Кудайбергенов, композитор Игорь Крутой кушылды.

 

Фото: скриншот поста instagram.com/rusminnikhanov

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев