Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов алкогольне законсыз әйләнештән алу эшен активлаштырырга чакырды

Алкоголь базары торышының федераль рейтингында Татарстан 19нчы урында.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышыда алкогольне законсыз әйләнештән алу эшен активлаштырырга чакырды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алкоголь базары торышының федераль рейтингында Татарстан 19 нчы урында. "Алкогольне законсыз әйләнештән алу эшен активлаштырырга кирәк. Шулай ук планнан тыш тикшерүләрне көчәйтергә һәм контроль сатып алулар уздырырга", - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов республика дәүләт органнарының Казандагы ЧМ-2018 матчларын уздыру чорында алкоголь продукциясен сату һәм куллану өлкәсендәге хокук бозуларны кисәтү буенча күмәк һәм нәтиҗәле эшен билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, алты ай эчендә республикада алкоголь продукциясен ваклап сату үткән елның шушы чорына карата 1%ка кимегән. Җирле җитештерүче продукциясе буенча 3%ка кимегән. Шул ук вакытты сыраны ваклап сату 6%ка арткан. Республика җитештергән сыра буенча үсеш 2%.

Аннары төп нотык белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, беренче яртыеллыкта 7096 алкоголь базары объекты тикшерелгән. Шулар нәтиҗәсендә 1242 хуҗалык итүче субъектта 1476 закон бозу ачыкланган.

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары – полиция башлыгы Рафаиль Гыйльманов хәбәр иткәнчә, алкоголь һәм спиртлы продукциясенең легаль булмаган әйләнеше өлкәсендә Министрлык хезмәткәрләре 12 меңнән артык тикшерү уздырганнар. ЮХИДИ инспекторлары 191 мең берәмлек автотранспорт тикшергәннәр. 84 җинаять ачылган. Легаль булмаган әйләнештән 40 мең. литр алкоголь алынган.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Трофимова сүзләренчә, ел саен республикада алкоголь белән кискен агулану очраклары кими.

Азакта Рөстәм Миңнеханов халыкның иминлеген тәэмин итү өлкәсендә системалы эш алып бару кирәклеген кисәтте, шул исәптән алкоголь продукциясе сыйфатын тикшерү буенча да. "Алкоголь продукциясе базары төрле криминаль структураларны җәлеп итә. Аларга каршы без иң катгый методлар белән көрәшәчәкбез", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Фото: tatarstan.ru

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев