Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Архангельск шәһәрендә "Нур Ислам" мәчетен ачуда катнаша

2010 елда халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Архангельск өлкәсендә 2 мең 335 татар яши.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Архангельск шәһәренә «Нур Ислам» мәчетен ачу тантанасына килде, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Архангельск аэропортында президентны Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов каршы алды.

Ачылу тантанасында Россия мөселманнары җитәкчесе мөфти шәех Равил Гайнетдин дә катнаша. Ул мәчеттә беренче намазны уздыра.

Архангельскида агач мәчет 1905 елда төзелгән. Революциядән соң бина дәүләт органнары карамагында булган.

2010 елда бинаны мөселманнарга кайтарганнар, ә 2012 елда мәчетне Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә “Нур Ислам” берләшмәсе финанславы белән төзекләндерә башлаганнар.

Ике елдан соң янгын чыгу сәбәпле, агач бина җитди зыян күргән. 2017 елның ноябрендә мөфти шәех Равил Гайнетдин Архангельскида булган һәм мәчетне төзекләндерүгә фатиха биргән.

2010 елда халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Архангельск өлкәсендә 2 мең 335 татар яши.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев