Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов балаларны спортка тартуга бәйле иң яхшы тәҗрибәне тәкъдим итәчәк

Республикада яшәүчеләрнең яртысы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 21 февральдә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашырга ниятли. Анда ул төбәкнең балалар һәм яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү буенча иң яхшы тәҗрибәләрен тәкъдим итәчәк. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистларга шулай дип белдерде.

«Ел саен республикада 30га якын зур халыкара спорт чарасы үткәрелә. Һичшиксез, Универсиада моның өчен бик мөһим старт ноктасы булды. Бүгенге көндә республикада яшәүчеләрнең яртысы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә, бу 1,7 миллионга якын кеше дигән сүз. Биредә Универсиада мирасы рәвешендә калган инфраструктура сизелерлек роль уйный», - диде ул.

Моннан тыш, ТР Президенты спорт объектларын капиталь ремонтлауга юнәлдерелгән акчаны 500 миллион сумга кадәр арттыру һәм ремонт буенча ел саен шул ук күләмдә акча сарыф итүне күздә тоткан 5 еллык программа формалаштыру турында карар кабул итте.

«Яңа проектлар арасында Президент шулай ук вәкаләтле вәкил каршындагы Советта чыгыш ясау кысаларында өсте ябулы 4 манеж төзелешен тәкъдим итәргә ниятли», - дип өстәде Галимова.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев