Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов белән Михаил Бабич спорт өчен "Камаз"ны сынап карады

Алар "Камаз-Мастер" командасының сынау трассасында булды һәм спортчылар белән очрашты.

Кичә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле һәм Татарстан Республикасы Президенты "Камаз" традицион компоновкалы спорт автомобиле һәм перспективалы спорт йөк автомобиле мөмкинлекләрен шәхсән сынап карады. Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Чаллы шәһәре янәшәсендә "Камаз-Мастер" командасының сынау трассасында булды һәм спортчылар белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Камаз" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин "Камаз-Мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин кунакларга спорт техникасын күрсәткән. Ул гыйнвар аенда узган "Дакар" раллие турында һәм команданың киләчәк перспективалары турында сөйләгән.

Михаил Бабич һәм Рөстәм Миңнеханов автомобильләрне, шул исәптән "Дакар 2018" раллиендә җиңү яулаган Эдуард Николаев машинасын караганнар.

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев