Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов белән Радий Хәбиров Башкортстанда Татарстан көннәрен ачты

Соңгы тапкыр Уфада Татарстан Мәдәнияте көннәре моннан 30 ел элек үткәрелгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортстанда Татарстан көннәрен ачтылар. Тантана Уфада «Башкортстан» Дәүләт концерт залында узды.

«Безгә телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне сакларга кирәк. Әгәр безнең халыклар бергә булса, барысы да әйбәт булачак», - диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан көннәрен үткәрергә әзерләгәндә Башкортстан зур ярдәм күрсәткән. «Сезнең яктан ярдәм булмаса, мондый зур эшләр башкара алмас идек", - диде Татарстан Президенты.

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы үз чыгышында татарлар белән башкортларның гасырлар буе дус һәм тату яшәүләрен әйтте. "Гасырлар дәвамында ата – бабаларыбыз халыкның туганлыгы – Ватаныбызның иминлегенең һәм чәчәк атуның иң ныклы нигезе булуын исбатладылар», - диде Радий Хәбиров.

Ул Башкортстанда 1 миллион чамасы татар яши, алар үзләрен уңайлы хис итә, дип искәртте. «Бездә татар халкының тарихи тамырларын, телен, гореф-гадәтләрен саклау өчен күп эш башкарыла. Аерым алганда, татар телендә китаплар һәм газеталар басыла», – дип аңлатты Радий Хәбиров. Ачылу тантанасында кунакларны «Башкортстан» Дәүләт концерт залында «Дуслык күпере» күргәзмәсе каршы алды, анда тугандаш халыклар мәдәниятенең күптөрлелеге тәкъдим ителгән иде. Анда башкорт һәм татар костюмнары күрсәтелде.

Моннан тыш, биредә татар һәм башкорт халыкларының туганлык тамгалары булган борынгы документлар куелган иде. Туганлык тамгасы кайчандыр печать сыйфатында кулланылган. Шуның белән мал-туарны һәм милекне тамгалаганнар. Татар һәм башкорт халыкларының бу символлары бик охшаш һәм бер үрнәк буенча ясалган. Күргәзмәдә Алтын Урданың Улуг-Мөхәммәт ханының Төркия солтаны Морад IIгә сәүдә һәм дипломатик элемтәләрне яңадан торгызу кирәклеге турындагы юлламасы да бар иде.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Уфага эш визиты белән килүен хәбәр иткән иде. Визитның төп максаты - БАССРның 100 еллыгы кысаларында Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәрен үткәрү уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашу. Соңгы тапкыр мондый чара Уфада 1988 елда оештырылган.

 

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев