Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Сабан туенда була

Тынычлык бистәсендә Каенлыкта бәйрәм чаралары 9.30 сәгатьтә башлана.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда төп мәйданда - Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта Сабан туе бәйрәмендә була. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Рөстәм Миңнеханов Сабан туе мәйданында республика районнары оештырган милли ишегалларын карап узачак, конкурсларны һәм ярышларны караячак.

Биредә балалар мәйданчыклары эшләячәк. Сабан туе кунаклары һәм футбол буенча Дөнья чемпионатына килгән чит ил кешеләренә конкурсларда, мастер-классларда катнашу, ярминкәләрдә сувенирлар да сатып алу мөмкинлеге булачак.

Бәйрәм программасында төп ярыш - милли көрәш. Бәйге өлкәннәр өчен алты авырлык категориясендә, үсмерләр өчен биш авырлык категориясендә үткәрелә. Барлык җиңүчеләрне бүләкләр көтә, ә баш батырга – автомобиль һәм тәкә бирәләр.

Бәйрәм республиканың иң яхшы коллективлары әзерләгән концерт белән тәмамланачак. Сабан туе 16 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев