Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Чиләбедә Тукайга һәйкәл куюны хуплады

Татарстан Президенты Чиләбе өлкәсенең татар оешмасы активы белән очрашты.

Бүген Магнитогорск шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Магнитогорскида татар мәдәни үзәге ачу һәм Г.Тукайга һәйкәл кую турында Чиләбе өлкәсенең татар оешмасы активы белән  сөйләште. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оешма активы белән очрашуда Магнитогорскида татар мәдәни үзәге булдыруга бәйле сораулар буенча фикер алыштылар. Шулай ук татар телен өйрәнү буенча этномәдәни компонент булган мәктәп оештыруга ярдәм итү, “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалының корпунктын ачу һәм Магнитогорск – Казан туры авиарейсын булдыру мәсьәләләре дә каралды.

Татарстан Президенты белән очрашу вакытында Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы җитәкчесе Лена Колесникова Чиләбедә Г.Тукайга һәйкәл куярга тәкъдим итте. Ике төбәк җитәкчесе дә бу идеяне хуплады.

Очрашу тәмамлаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов “Беренче чатыр” һәйкәленә чәчәкләр салды. Ул "Магнитка"ның беренче төзүчеләренә багышланган. Аларның күбесе березент чатырларда яшәгән һәм кыш чыккан. Магнитогорскиның беренче төзүчеләре арасында Татарстанның барлык районнарыннан килгән татарлар да булган.

Татарлар белән очрашуда Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский, Магнитогорск шәһәре Башлыгы Сергей Бердников, ПАО “Магнитогорск металлургия комбинаты” Директорлар советы Рәисе Виктор Рашников һәм ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев