Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисади форумында катнаша

Биредә Татарстан Республикасы Президенты берничә очрашу уздырачак.

 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәре кысаларында Давоста Бөтендөнья икътисади форумында (ВЭФ) катнаша. Россия делегациясен РФ Икътисади үсеш министры Максим Орешкин җитәкли. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов кайбер тематик секцияләрдә катнашырга планлаштыра, аларда куллану, цифрлы икътисадның киләчәге, энергетика өлкәсендәге өндәүләр, шәһәрләрнең һәм шәһәр хезмәтләренең киләчәген формалашлыру мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.

Татарстан Республикасы Президенты Schneider Electric, Total һәм Srei Infrastructure Finance Limited компанияләре җитәкчеләре белән сөйләшер дип көтелә. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Сингапур Илкүләм университеты Тан Энг Чи әфәнде белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышырга җыена.

  • Давостагы илленче ВЭФ 21 гыйнвардан 24 гыйнварга кадәр барачак. Әлеге конференциядә 3 меңнән артык кеше катнашачак, шул исәптән — төрле илләр җитәкчеләре, эре компанияләр вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр һәм галимнәр. Эшлекле программа кысаларында 400 сессия уздыру карала. Төп темалар — экология, икътисад, сәнәгать һәм башкалар.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X