Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Давоста РФ делегациясе составында бердәнбер төбәк җитәкчесе булачак

Татарстан Президенты форумның кайбер секцияләрендә катнаша, шулай ук зур компанияләр җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрәчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 20-24 гыйнварда Давостагы Бөтендөнья икътисади форумында катнашачак. Бу хакта брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов - Россия делегациясендә тәкъдим ителгән бердәнбер субъект җитәкчесе», - диде ул.

Республика җитәкчесе берничә секциядә катнашачак, шулай ук зур компанияләр җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрәчәк. Алар арасында - Төркиянең Sabanchi Holding финанс-сәнәгать конгломераты. Компания эшчәнлегенең төп өлкәләре - банк эше, иминиятләштерү, энергетика, ваклап сату, IT, шиналар, цемент, автобуслар, текстиль һ. б җитештерү.

«Ул 15 илдә эшләүче 70тән артык компанияне контрольдә тота. 12 бүлендек компаниясе бар. Фикер алышу темалары булып, Татарстанда холдинг составына керүче компанияләрнең берсе ачу, шулай ук Иннополиста инфраструктура чараларын гамәлгә ашыруда катнашу», - диде Галимова.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Schneider Electric җитәкчелеге белән очрашачак һәм сәнәгать объектларының киберкуркынычсызлыгы турында фикер алышачак. Моннан тыш, Һиндстаннан финанс оешмасы һәм Total француз нефть компаниясе белән очрашу планлаштырылган.

Давос форумы — дөньякүләм сәяси һәм эшлекле элита вәкилләренең еллык очрашуы. 1980нче еллардан башлап әлеге чара елның төп халыкара вакыйгаларының берсе статусына ия.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев