Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Энергияне сак тоту - көндәшлеккә сәләтлелекнең төп өлеше

Татарстан Президенты ТЭФ-2019 20нче юбилей форумын ачты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы-2019»ны ачты.

«Хәзерге дөньяда ресурс һәм энергияне саклау – көндәшлеккә сәләтле һәм нәтиҗәле булу өчен төп звено. Хәзер яңа карарлар һәм яңа технологияләр күп. Әлбәттә, һәрвакытта да трендта булырга кирәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Аның сүзләренә караганда, быел чарада 170 компания, Россиянең 50 дән артык төбәге, шулай ук чит ил партнерлары катнаша. Ел саен форум үз эшенең реаль нәтиҗәләрен күрсәтә, әмма эшлисе эшләр әле күп, диде Миңнеханов.

Форум Казан энергетика университеты студентларының флешмобы, Татарстан Президенты әйткәнчә, «булачак энергетиклар» флешмобы белән башланып китте.

Ачылу тантанасында шулай ук Россия энергетика министры урынбасары Антон Инюцин катнашты. Ул Татарстанның илдә энергия нәтиҗәлелеге буенча лидерларның берсе булуын билгеләп үтте. Шулай ук ул форумда экология мәсьәләләрен карарга тәкъдим итте, чөнки экология энергияне саклау белән тыгыз бәйләнгән.

«Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы-2019» 20нче халыкара «Энергетика. Ресурсларны саклау» халыкара махсуслашкан күргәзмәне һәм «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау» 19 нчы халыкара симпозиумын үз эченә ала. Форум 2019 елның 10-12 апрелендә уза. Чара яшьләр көне белән тәмамланачак.
 

Фото: архив tatar-inform

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев