Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Евгений Примаков бюстын ачу тантанасында катнашты

Бюст Каһирәдә Россия фән һәм мәдәният үзәге белән янәшә бакчада урнаштырылган.

Кичә Рөстәм Миңнеханов Каһирәдә көнчыгышны өйрәнгән галим Евгений Примаков бюстын ачу тантанасында катнашты. Бюст Каһирәдә Россия фән һәм мәдәният үзәге белән янәшә бакчада урнаштырылган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Визит делегации Республики Татарстан 
во главе с Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым 
в Арабскую Республику Египет

«Бөек рус дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, легендар шәхес – Евгений Максимович Примаковка бюст ачуда катнашабыз. Бу безнең илләр арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 75 ел тулган елда узу – күркәм күренеш. Чит илләрдә беренче бюст ачу нәкъ менә Мисырда уза. Шунысын да билгеләп үтәсем килә: Евгений Максимович һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы – «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркемен төзүдә башлап йөрүчеләр булдылар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Визит делегации Республики Татарстан 
во главе с Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым 
в Арабскую Республику Египет

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев