Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Франция белән төбәкләр дәрәҗәсендә фикер каршылыгыбыз юк

Татарстан Президенты Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты.

Төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә Россия һәм Франциянең фикер каршылыклары юк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Франция илчесе Сильви Берманн белән очрашуда шул хакта хәбәр итте.

Татарстан һәм Франция төбәкләре бер-берсенә карата кызыксыну белдерә, дип хәбәр итте республика лидеры. Ул Россия-Франция мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстанга күрсәткән игътибары өчен Франция җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Бүген Казанга сәфәр кылу өчен иң актуаль сәбәп – футбол буенча дөнья чемпионаты. Франциянең Австралия белән беренче уены Татарстан башкаласында узачак.

Сильви Берманн Казанда яшәүчеләрнең Франция җыелма командасы өчен җан атачакларына ышаныч белдерде. Аның сүзләренчә, матчка Франция спорт министры да килергә мөмкин.

Франция илчесе Сильви Берманн Татарстанны Александр Дюма әсәре (язучы анда Идел буена килүе хакында яза) буенча инде күптәннән белүе хакында сөйләде.

Татарстанга сәфәре кысаларында Франция илчесе Иннополиста да булды.

Татарстан һәм Франция арасындагы мөнәсәбәтләр актив үсеш кичерә. 1994 елдан Парижда Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Казанда исә Франциянең мактаулы консулы эшли. Франция бизнесы вәкилләре дә берничә тапкыр Казанда булып китте. Татарстанның Франциядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге мәгълүматлары буенча, 2015 елда товар әйләнешенең күләме 176 миллион доллар тәшкил иткән. 2016 елның гыйнварыннан сентябрь аена кадәр бу сан 82 миллион доллардан артып киткән.  

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев