Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләрен котлады

"Киләчәктә дә матур әсәрләр иҗат ителер дип өметләнәм", - диде Президент.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быелгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләрен котлады. Аларның исемнәре Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган тантаналы чарада рәсми рәвештә игълан ителде.

"Барыгызны да Туган тел көне, Габдулла Тукайның туган көне белән чын күңелдән котлыйм! Исәнлек-саулык, уңышлар телим. Рәхмәт монда килүегез өчен!" - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты.

"Бәйрәмне матур итеп үткәрергә кирәк. Шушы концерт залында беренче тапкыр бәйрәм уздырабыз. Республикада әле андый зал юк иде, үзегез бәяләрсез, уңай булганмы, кайсы җирен нишләтергә. Халык аэропортка Габдулла Тукай исеме кушты, шушы залга Илһам Шакиров исеме бирелде. Хәерле сәгатьтә! Рәхәтен күрергә насыйп булсын!" - диде Миңнеханов.

"Габдулла Тукай премиясе лауреатларын чын күңелдән котлыйм. Киләчәктә дә матур әсәрләр иҗат ителер дип өметләнәм", - диде Президент.

2019 ел лауреатлары:

1. Әлмиев Надир Усман улы - график эшләр сериясе өчен, «Колокола Хиросимы» циклы, Дәрдмәнд, Г.Тукай, С.Хәким, Р.Фәйзуллин, Р.Кутуй, Р.Бохараев һ.б. татар шагыйрьләре җыентыгына иллюстрацияләр, «Татарстан, Алтай» пейзажлар сериясе өчен.

2. Фәйзрахманов Айдар Фәтхрахман улы - татар фольклор мирасына керткән өлеше өчен, «Олы юл» әдәби-музыкаль кичәләр циклы өчен, «Онытырга мөмкин түгел» һәм «Яшәү барыбер кызык», «Олы юл», «Борчылма» җыентыклары өчен.

3. Камал театры артистлары төркеме: Бикчәнтәева (Хәмитова) Люция Миңнеәхмәт кызы, Бариев Радик Зөфәр улы, Хәйруллин Искәндәр Илдар улы. Татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган «Гөлҗамал», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Кара чикмән», «Три сестры», «Дон Жуан» спектакльләрендә сәхнә образларын тудырган өчен.

4. Галиуллин Тәлгат Нәби улы - «Мөхәммәт Мәһдиев Йолдызлыгы» роман-эссесы; «Китек көзге» китабы, «Мы – потомки страны Тартария» әдәби-тәнкыйди басмасы өчен.

  • Быел Тукай премиясенә 16 намзәт тәкъдим ителгән иде. Тукай премиясе 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Министрлар Советы һәм КПССның Татарстан өлкә комитеты карары нигезендә гамәлгә куела.

 

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев