Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Instagramда ТУ-22М3М очкычын тәкъдим итү чарасыннан фото урнаштырган

1993 елга кадәр Татарстан заводы 200дән артык шундый очкыч эшләп чыгарган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә ТУ-22М3М бомбардировщик-ракета йөрткечен тәкъдим итү чарасыннан фото урнаштырган.

Әлеге тантана Горбунов исемендәге Казан авиация заводында узды. Бомбардировщикны җирдә сынап караганнан соң, тәүге очышка әзерләячәкләр.

1993 елга кадәр Татарстан заводы 200дән артык шундый очкыч эшләп чыгарган.

  • Россия Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, яңартылган Ту-22МЗМ бомбардировщигы берничә күрсәткеч буенча Ту-22М3 очкычыннан шактый өстен тора. Мисал өчен, ул, ракета һәм бомбалар төягән килеш, тизлеген сәгатенә 2300 чакрымга кадәр җиткерә ала.  

 

Фото: скриншот инстаграм

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев