Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Каенлыкта Казан Сабан туен ачып җибәрде

"Быел Сабан туйлары Россиянең 58 өлкәсендә, 30 илдә үтәчәк", - диде Татарстан Президенты.

Бүген Каенлык мәйданында Казан Сабан туен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты.

"Хәерле көн кадерле казанлылар, Сабан туе кунаклары! Һәммәгезгә дә бүгенге көнне матур үткәрергә телим. Сабан туйларыгыз матур, игелекле булсын. Кунакларыбыз Сабан туйдан канәгать булсын. Быел Сабан туйлары Россиянең 58 өлкәсендә, 30 илдә үтәчәк. Һәм шушы бәйрәмгә без көтеп алган дусларыбызны, туганнарыбызны чакырдык. Гаилә, дуслар белән, бергә үткәрергә язсын!" - диде Татарстан Президенты Сабан туена җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов Арча, Буа, Биектау, Теләче, Нурлат, Питрәч районнары күргәзмәләрен карады. Лаеш аланында уха ашап, чәй эчте. Нурлатта күргәзмәсе янында Фирдүс Тямаев җырын тыңлады.

Татарстан Президенты машина күчәрен күтәрү буенча ярышны да карады. Әлеге ярышта ир-атлар гына түгел, бер кыз да катнашты. Яшел Үзәннән Айгөл Ситдикова машина күчәрен күтәреп күрсәтте. "Ирегезне кулда гына күтәреп йөртә аласыз икән", - дип шаяртты Рөстәм Миңнеханов.

Бәйрәмгә җыелучыларны Казан мэры Илсур Метшин сәламләде. "Барыгызны да чын күңелдән безнең татар халкының иң яраткан милли бәйрәме Сабан туе белән котлыйм. Исәнлек, саулык иң изге теләкләр телим", - диде шәһәр мэры.

РФ  Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич котлавын ТР буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов җиткерде. "Сабан туе халыкның бердәмлеген күрсәткән символ булып тора. Бәйрәм тарихка кагылырга ярдәм итә, милли үзаңны уята", - дип тапшырды ул котлау сүзләрен.

Бәйрәмдә чит ил кунаклары да күп булды. Колумбия, США, Польша һәм башка ил кунакларын милли киемнәрдән, җыр-бию, чәкчәк белән каршы алдылар. Чит ил дусларыбыз Арча, Кукмара, Яшел Үзән, Буа, Лаеш, Балык Бистәсе, Нурлат, Питрәч, Алексеевски, Биектау һәм башка район күргәзмәләре, концерт номерлары белән танышты.

Бәйрәмгә ФИФАның генераль координаторы Энтони Баффу һәм ФИФА комиссары Стефано Пуччи да килде.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X