Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Казан Дөнья чемпионатына әзер

Республика лидеры сүзләренчә, Татарстан башкаласы мундиаль көннәрендә булачак картина буенча эшләргә әзер.

Казан 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек буенча финиш сызыгына чыкты. Бу хакта хәзерге вакытта Кытайда эшлекле сәфәрдә булган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Республика лидеры Kazan-Arena стадионының 2017 елгы Конфедерацияләр кубогында сынау узуын, ә өслегенең 2016 елда ук алыштырылганлыгын искәртте.

Миңнеханов шулай ук Татарстан башкаласында урнашачак командалар базасын санап үтте. Япония җыелмасы “Рубин” футбол клубы базасында, Австралия җыелмасы – “Трудовые резервы” стадионындагы күнекмәләр мәйданы белән “Ак Барс” хоккей клубы базасында, ә Колумбия җыелмасы – Стенд һәм ядрә атышы үзәге стадионындагы күнекмәләр мәйданы белән “Свияга” базасында урнашачак.

Татарстан Президенты Казанның мундиаль көннәрендә булачак картина буенча тәҗрибәгә һәм аңлауга ия булуын билгеләп үтте.

Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр 11 шәһәрдә узачак. Казан алты турнир матчын кабул итә: Kazan-Arena стадионында Франция – Австралия (16 июнь), Испания – Иран (20 июнь), Польша – Колумбия (24 июнь) һәм Германия – Көньяк Корея (27 июнь)төркем этабы матчлары узачак. Шулай ук Татарстан башкаласында финалның сигездән бере (30 июнь) һәм финалның дүрттән бере матчлары (6 июль) уза.

Фото: tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев