Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Казанның сәүдә челтәрләрендә азык-төлек булуны тикшерде

Татарстан кибетләрендә азык-төлек ажиотажыннан соң сатып алучыларның шактый кимүе билгеләп үтелде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Агат» күпләп-ваклап сату челтәре гипермаркетында булды. Республика җитәкчесе Инстаграмда үз битендә видео урнаштырды.

Рөстәм Миңнеханов сәүдә залы буйлап узды, сатып алучылар белән аралашты.

«Барысы да бар, килдең дә сатып алдың», - диде ТР Президенты, тулы киштәләрне карап.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистларга элек хәбәр иткәнчә, республика җитәкчелеге ретейлерлар белән кибетләргә үз вакытында товарлар китерү һәм бәяләрне хәзерге дәрәҗәдә саклап калу турында килешүгә ирешкән.

«Кичә кич сәүдә челтәрләрендә гражданнар агымының сизелерлек кимүе теркәлгән. Без дә республика халкын сак карарга, азык-төлек ажиотажына бирешмәскә чакырабыз. Продукция җитәрлек күләмдә», - дип искәртте Галимова.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев