Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов хәләл продукцияне Татарстанның өстенлеге дип атады

ТР Президенты 2019 елда хәләл продукция җитештерүне экспортка үстерергә кушты.

Бүгенге көндә хәләл продукция Татарстанның төп өстенлеге. Бу юнәлешне киләчәктә дә югары дәрәҗәдә алып барырга, шул исәптән экспортны үстерергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте.

“Татарстан - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче эре компания. Хәләл продукция – республиканың өстенлеге. Мөселманнар яшәүче төбәк буларак, хәләл яшәү рәвеше җәмгыятьтә үз урынын ныграк били бара.

Хәләл яшәү рәвешенең мөһим өлкәләре булып бүгенге көндә хәләл җитештерү индустриясеннән тыш, хәләл медицина хезмәтләре, хәләл туризм, хәләл җәмәгать туклану челтәрләре һ.б. тора. Без бу өстенлекләрдән файдалана белергә тиеш”, - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов республикада 30дан артык авыл хуҗалыгы предприятиесенең хәләл продукция җитештерүен, аларның кайберләренең экспортка чыгару юнәлешендә эшләргә әзер булуын әйте. Бу икмәк, кондитер эшләнмәләре, сарык, куян, кош итләре, казылык, тавык йомыркасы, бал һәм башка төр продукция.

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев